Ике улын хәрби операциядән көтүче Нәфисә Хуҗина: «Догаларым саклап йөртсен»

Саба районының Юлбат авылында гомер итүче 73 яшьлек Нәфисә апа Хуҗина, махсус хәрби операциядән ике улының исән-имин кайтуын теләп, догалар кыла. Күңелендә бары тик бер теләк: улларым исән-сау кайтып, үз балаларын үзләре үстереп, тапкан малларының игелен күреп яшәсеннәр иде. Һәр иртә балаларыннан хәбәр көтеп уяна, аларны уйлап йокларга ята. Хәер, үзе әйтмешли, инде икенче елын элеккеге кебек йоклаганы, ашаганы юк аның. Ике улының кайтуын көтеп яши.

– Әле менә Фәргатем ялдан кайтып китте. Күңелгә бигрәк ямансу вакыт. Беренче тапкырдагы кебек. Өлешчә мобилизация башлангач та, улыма повестка килде. Шимбә кич иде ул. Ял көнне улым военкоматка китте. Дүшәмбе иртән аны алып та киттеләр инде. Казанда бер ай булдылар. Әллә ничә операция кичергән иде. Шуңа да китәр төсле түгел иде инде. Кире кайтарырлар әле, дип уйладым, – дип сөйли Нәфисә апа.

Фәргатенә – 44 яшь.  Хатыны Эльвира белән күрше йортта гына яшәгәннәр. Ике бала үстерәләр. Олысы – 9, кечесе 7 нче сыйныфта укый.

– Гаиләсе бик сагына улымны. Балалары: «Әти кайчан кайта?» – дип кенә торалар. Хатынына да рәхәт түгел. Әле ярый алар янәшәмдә, дим. Бар тормышыбыз уртак инде безнең. Таң атуга, улымның хәлен сорап, киленем янына керәм. Күбрәк хатыны белән элемтәдә тора ул. Миңа инде аларның исәнлеген белсәм, шул җитә, – ди Нәфисә апа. – Гаиләдә ир булмау бик читен. Мин үземне түгел, улымның хатыны һәм балаларын уйлыйм. Киленем белән икесе бергә фермада эшләделәр. Бераздан улым башка эшкә күчте. Йортлар җиткереп, матур гына яшәгәндә, илдә тынычлык бетте. Фәргатем кыю йөрәкле ул. Чечняда да булып кайткан иде. Монда да гел алгы сызыкта. Аллаһы Тәгалә исәнлеген бирсен инде.

Фансат улына тиздән 35 яшь тула икән. Быел май аенда ул контракт төзеп китеп барган. Кызганыч, аның гаиләсе таркалган. Матур гына башланган тормышлары җимерелгән дә куйган.  Ике баласы бар икән.

– Ирем Фирдинант белән 7 бала үстердек. Бер балабыз 3,5 яшь чагында вафат булды. Бик шук иде, тик тора белмәде. Ат яратты. Яз көне, атка атланам дип, тәртәгә менеп баскан да башы белән егылып төшкән. Шулай харап булды. Алты баламны исән-сау үстердек. Бер кызым, 5 улым бар минем. 53 яше тулмаган әтиләре Фирдинант үлгәндә, Фансатым 2 нчедә генә укый иде әле, – дип искә ала Нәфисә апа.

Ул чакта Фәргать армиядә була.  Өйдән бар кирәк-ярак белән чыгып китсә дә, Казан военкоматында ук букчасындагы бар әйберләрен алып калалар аның. Ручка белән кәгазе дә булмый, алдан хәстәрләгән ковертларына кадәр алалар. Хезмәт итәргә Сахалинга ук җибәрәләр. Алты ай буе хәбәре килми. Ниһаять, 13 ноябрьдә, Нәфисә апаның туган көненә улыннан хат килеп төшә. «Исәнме, әни», – дип башланган хат тулысы белән әтиләренә багышлана. Фәргать сүз саен әтисен сорый, аңа әйтәсе сүзләрен яза. Тик кызганыч, әтиләренең вафатына алты айлап вакыт узган була инде.

– Мин ул хатны укый алмадым. Балалар кычкырып укый, еладым да еладым. Улым да без язган хатны укый алмаган. Иптәшләре укып биргән. Әтисенең үлемен ишетү аңа да бик авыр булган. Балакаем, хезмәт итеп бетергәнче, әтисенең юклыгына ышанмаган. Армиядән туры зиратка кайткан. Каберен күргәч кенә, әтисез калганын кабул иткән, – ди Нәфисә апа. – Ирсез калгач, тормышым җиңел булмады. Балаларымны үстерәсе дә бар бит әле. Тырыштым, тырмаштым, көн-төн эшләдем. Әмма каяндыр ярдәм көтмәдем.

Нәфисә апаның тагын ике улына повестка килгән була. Моны ишеткәч, бөтенләй бетә ул. Инде ничекләр яшәрмен дигәндә, аларны эшеннән җибәрмичә алып калганнар. Ана күңеле бераз булса да тынычланган.

– Илдәге хәлләр бар тормышыбызны үзгәртте. Бернинди борчу белмичә, рәхәт яшәгәнбез икән. Безнең авылдан бик күп ир-егетләр – Ватан сагында. Шуларның әниләре, хатыннары белән аралашып яшибез. Бөтен Саба районында яшәүчеләр берләштек инде. Ни булса да, сөйләшбез. Берәребезнең улы элемтәгә чыкмаса, аның хәлен беләбез. Җылы сүзләребезне кызганмыйбыз. Көтүләре бик читен. Инде яхшы хәбәрләр ишетелсен, дибез, – ди Нәфисә апа. – Берәрсеннән хәбәр булмаса, кан басымым күтәрелә башлый. Бик кайгырам. Йөрәк урыннан кузгала, калтырап тора. Шөкер, Фәргатем исән-имин үз частена барып урнашкан инде. Фансатым да хәбәрләшеп тора. Әлегә күңелем тыныч.

Берләшү дигәннән, Нәфисә апа күршесе Фәния апага рәхмәтле. Гел хәлен белеп, кереп йөри икән.

– Үз өемдә яшим. Балаларым барысы да яннарына чакыра. Әмма үз өең – үз көең инде ул. Әле бит күршедә улым гаиләсе яши. Шуңа да мин ялгыз түгел. Улларым исән-сау кайтып сөендерсә, бар дөньям түгәрәкләнер иде, – ди Нәфисә апа. – Солдат әнисе дип кая гына чакырмыйлар. Концерт-театрлар да күреп кайттым инде. Дәүләттән булган хөрмәткә рәхмәт. Улларыбыз ил өчен көрәшкәндә, безне ташламыйлар. Ишле бала үстереп тә хөкүмәттән бер ярдәм күрмәгән кешегә, хәзер болай итеп якын күреп торулары әллә ничек. Баламның гаиләсен ташламаганнарына да сөенәм. Аларга әти кирәк. Шул юклыкны сиздермичә яшәтүләренә дә ризамын. Һәр балам исән-сау булып, картлыгымда аларның тормышына сөенеп яшәсәм иде. Мин начар уйлар уйламаска тырышам. Балаларымның исән-сау кайтуына ышанам һәм көтәм дә. Аларны догаларым саклап йөртсен иде, дип телим.


Фикер өстәү