Желатинсыз бәйрәм койкасы ясау ЫСУЛЫ

Сиринә Зарипова рецепты

«Һәр ел саен бәйрәм табынына шушы рецепт белән койка әзерлим. Оливье салаты кебек, бу ризык та үзенә бер Яңа ел символы кебек бит», – дип язып җибәргән безгә Сиринә.

Кирәк булачак: 1,5 кг тавык, сеңерле, сөякле сыер ите (аяк тирәсе – 2 кг чамасы) уртача зурлыкта 1 кишер, 1 баш суган, 6 тырнак сарымсак, 2 дәфнә яфрагы, 6 түгәрәк кара борыч, тәменчә тоз.

Сөякле итләрне юып, салкын сулы кәстрүлгә салабыз. Суы кайнап чыгар алдыннан күбеген җыеп, тоз салабыз. Салмак кына утта кимендә 5–6 сәгать пешерәбез.

Шуннан соң кәстрүлгә башлы суган һәм кишер (турамыйча) салабыз да тагын 20 минут кайнатабыз. Дәфнә яфрагы һәм түгәрәк борыч өстәп, утта тагын 10–15 минут тотабыз.

Итне кәстрүлдән чыгарып, сөягеннән аерабыз һәм турыйбыз. Яшелчәне, дәфнә яфрагын һәм борычны шулпадан җыеп алабыз.

Туралган итне койка ясау өчен уңайлы савытка салабыз, ваклап туралган сарымсак өстибез. Өстенә сөзелгән шулпа агызабыз. Суына төшкәч, суыткычка куябыз.

Телеңне йотарлык койка килеп чыгачак!

 


Фикер өстәү