Сезне өйдә көтәләр, балалар!

Арчада яшәүче 34 яшьлек Илгиз Гыйззәттулин узган елның 29 сентябрендә өлешчә мобилизациягә эләгә. Аңа кадәр якын дусты, күршесе Айдар Вәлиев инде повестка алган була. Илгиз дустының китәсен белүгә, анда аны үзен генә җибәреп булмый, дип әйткән була. Повестка озак көттерми, 3 көн эчендә үзен дә чакырталар.

Айдар белән бергә уйнап үсә, бер мәктәптә, бер сыйныфта, бер партада утырып укый. Бергә армиягә баралар. Инде менә махсус хәрби операциядә дә бер ротага эләгәләр. Хәзер ике күршегә – бер хәсрәт. Ятсалар да, торсалар да, уйлары – уллары турында. Айдарның әнисе Гүзәл апа да, Илгизнең әнисе Фирдәвес апа да, балалары исән-имин кайтсын, дип дога кыла. Егетләрнең язмышы өчен бөтен урамнары белән борчылалар икән. Хәл белмәгән көннәре юк, гел ярдәм итәләр, ди әниләр.

– Ирем Исмәгыйль белән ике малай үстердек. Олысы Ирек исемле. Әле ярый анысы да китмәде, дип сөенәм. Энесенә повестка килгәч, мин дә барам, дигән иде. Аннары Илгиз янына барып кайтты.  «Энем анда, мин монда нишләп ятыйм?!» –  дип өзгәләнде. Көчкә туктаттым. «Әтиегез белән олыгаеп киләбез, безне кем карар? Кемгә ышаныйк?!» – дидем. Ирегем китмәсә дә, егетләрне ташламый. Районнан ярдәм җыеп илтә. 9 тапкыр барып кайтты инде, – ди Фирдәвес апа. – Ирек улым бу эшләре хакында сөйләргә кушмый. Кеше күрсен, дип йөрми бит. Газиз туганы өчен өзгәләнеп бара. Без аларны бик тә туган җанлы итеп үстергәнбез икән. Холыклары буенча икесе ике төрле булса да, күңелләрендә ярату, бер-берсен якын итү икесендә дә бер үк. Нәселебездә туганнар дус-тату безнең. Үземнең апам да, иремнекеләр дә бербөтен булып яшибез.

Фирдәвес апаның уллары гаиләле. Хатыннары белән сабыйлар сөяләр. Илгизнең Ватанны сакларга китүе аларны тагын да берләштергән. Фирдәвес апаның исә элеккедәй яшәгәне юк икән инде. Сөйләшкән арада да әллә ничә мәртәбә елап алды. Улын бик сагына ул.

– Армиядә булса бер хәл иде. Әле анда да бик авырлык белән җибәрдем. Тугыз ай карыныңда йөрткән сабыеңны чыгарып җибәрәсе киләме соң? Илгизем гәүдәле иде. Армиядә чакта: «Олыраклар кыерсытмыймы?» – дип сорап тордым. Бер дә зарланмады. Бераз хезмәт иткәч, яңа гына килгән солдат егетләре өчен дә борчылып шалтыраткалый идем. «Балам, аларның да әниләре бар. Алар да өзгәләнәдер. Берүк кыерсытмагыз», – дип  тукып тордым.  Ана өчен баласын читкә җибәрү бик авыр. Егетләрнең илне сакларга тиешлеген дә аңлыйм мин. Тик йөрәккә әмер биреп буламы соң?! – ди Фирдәвес апа. – Әле менә район җитәкчелеге бер арба утын алып килеп бирде. Шалтыратып, ял йортына барасыгыз килмиме, дип тә сорадылар. Балам бер кашык җылы аш ашыймы икән, дип өзгәләнгәндә, ничек ял итә алыйм?! Тавышын бер ишетергә, бер күрергә тилмереп торам. Ике тапкыр ялга кайтып китсә дә, күреп, яратып туя алмадым.

Хәбәрләшү, дигәннән, Илгиз хатыны белән элемтәгә чыга икән. Киленнәре исә әти-әнисенә барысын да җиткереп тора. Әле менә Илгиз әниләренә видеоэлемтә аша шалтыраткан. Бик тә сагынуын әйткән.

– Йөрәгем урыныннан кузгалды. Баламны күреп сөйләшү дулкынландырды. «Бар да яхшы, әни», – дип кенә тора. Мунча керәсе көннәре икән.  Битләре сыдырылган. Эчем пошты инде. Ялгыш бәрелдем, дигән була. Әйтәм бит, батыр йөрәкле, Ватанга кирәкле бала үстергәнбез. Горурланам. Әнә шул горурлык яшәтә инде мине. Кичләрен тагын уйга калам, балам сагындыра. Йоклый аламы, ашаганмы, туңмыймы икән, дим. Ничә яшьтә булса да, алар минем өчен сабый бит. Шөкер, гаиләләре бар. Улымны көтүче мин генә түгел. Киленем, кызы өзелеп көтә.

Фирдәвес апа, улым исән-имин кайтсын дип догалар укыйм, ди. Илгиз үзе дә, әни, дога кылыгыз, дип әйтә икән. Киткәндә әнисе улына дога язып биргән. Аның яртысы өйдә калган, яртысы Илгизнең куен кесәсендә икән.

– Ни генә дисәләр дә, ана күңелен алдап булмый. Минем йөрәк сизеп тора. Балам өчен борчылып яшим. Өлешчә мобилизация тормышны икегә бүлсә дә, күңелне төшермәскә тырышам. Баласын көтүче һәр ана аның исән-имин, үз аякларында кайтуын күрсә иде, – ди Фирдәвес апа. – Ана догасы пәрдәләрсез кабул булыр, диләр. Әнә шуңа да балам өчен гел Аллаһы Тәгаләдән исәнлек сорыйм. Улларыбызны фәрештәләр саклап йөртсә иде. Сезне өйдә көтәләр, балалар!

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү