Миңнеханов Татарстан халкын КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКО исемлегенә кертелү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналына язылучыларны Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Согуд Гарәбстаныннан яхшы яңалык килде. Бүген анда ЮНЕСКО комитетының киңәйтелгән сессиясе узды. Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде! Котлыйм!» – дип язган Татарстан Рәисе.

«Безнең Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтик, Казан император университетының 1837 елда төзелгән обсерваториясе (ул югары уку йортының ишегалдында урнашкан) һәм Татарстан Яшел Үзән районындагы 1901 елда төзелгән В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториянең шәһәр яны комплексы Бөтендөнья мирас объектлары дип танылды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу карар бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.

 


Фикер өстәү