Синоптиклар көннәрнең суытып җибәрүе турында кисәтә

Бүген, 18 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, Татарстанда суытып җибәрәчәк.

Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк.
Көндез 14-19, төнлә 4-8 градус җылы булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү