“Башмаклары гына калган”: Татарстанда 63 яшьлек хатын-кыз оныгы үлеп берничә көн үткәч һәлак булган

Татарстанда яшәүче бер ханым, оныгы үлгәннән соң берничә көн узгач, үзе дә һәлак булган.

Тукай районында яшәүче бер гаиләдә коточкыч фаҗига булган. Биредә бер ханым оныгы урамдагы эскәмиядә утырган җиреннән үлеп киткәннән соң үзе дә берничә көн узуга һәлак булган. Бу хакта “КП-Казань” яза.
Бәтке авылында яшәүче 17 яшьлек кыз Чаллыга туганнарына кунакка барган. Ул үзенең икетуган абый-энеләре белән шәһәрнең иске өлешен карарга чыккан. Кинәт кенә, астма өянәге башлану сәбәпле, кызның хәле киткән. Туганнары аны эскәмиягә утырткан да “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Кызганычка, табиблар кызны коткара алмаган – ул мәктәптәге соңгы кыңгырауга берничә көн кала вафат булган.

Кызның үлеме гаиләгә әйтеп бетергесез кайгы китергән. Әбисе исә барыннан да ныграк хәсрәтләнгән. Шунда ул үзенең дә үлеме якынаюын сизүне әйткән. Оныгы үлгәннән соң өч көн узгач. 63 яшьлек хатын-кыз юкка чыккан. Туганнары аны эзли башлаган, ләкин Кама елгасы яры буенча башмакларын гына тапкан. Водолазлар чакыртканнар. Алар кичекмәстән шул тирәдә су төбен тикшерә башлаганннар.

Кызганычка, шикләнүләр рас килгән: ике көн узгач, хатын-кызның мәете Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсендә Кама елгасы ярыннан биш метр ераклыкта табылган.


Фикер өстәү