Удмурт халык ризыгы — перепеч пешерү ЫСУЛЫ

Төче камыр һәм берничә төрле эчлектән әзерләнә

Кирәк булачак (камыр әзерләү өчен): 200 мл су яки сөт, 2 йомырка, ярты стакан көнбагыш мае, тәменчә тоз, чама белән он.

Барлык ингредиентларны кушып, кулга ябышмый торган тыгыз камыр басабыз һәм беразга читкә куеп торабыз.

Эчлек өчен (ул төрле булырга мөмкин): 300–400 грамм иттарткыч аша чыгарылган сыер ите, 300 грамм кәбестә, 2 баш суган, тәменчә тоз, 5 йомырка, 100 мл сөт.

Суган белән кәбестәне вак кына итеп турыйбыз, калган ингредиентларны да кушып, сыек кына эчлек әзерлибез.

Шул арада камырыбыз да ял иткән була. Хәзер аны юка гына итеп җәеп, уртача диаметрлы түгәрәкләр кисәргә һәм алардан кечкенә кәрҗиннәр ясап, табага тезәргә кирәк. Кәрҗиннәребез әзер булгач, аларга эчлекне тутырабыз (һәр кәрҗингә 1–2 аш кашыгы) һәм 170–200 градуска кадәр җылытылган газ миченә озатабыз. Пәрә­пәчләр якынча 20 минутта әзер була.


Фикер өстәү