Роспотребнадзор: “Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлде, ә үсеш темпы 0,2%ка артты”

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикадагы коронавируска бәйле вазгыять белән таныштырды.

– Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлде. Үсеш темпы 0,2 процентка кадәр артты. Инфекция йоктыручыларның гомуми саны 22 515кә җитте, – диде Любовь Авдонина.

Үсеш сәбәбен башка төбәкләрдә чирләүчеләр артуы белән аңлаталар. “Хәзер бер төбәктән икенчесе күчеп йөрүчеләр күбәйде, күпләр әти-әни, әби-бабаларын күрергә кайта, нигездә, башка төбәкләрдән студентлар бу”, – диде белгеч. Шулай да Роспотребнадзор вәкилләре чикләү чараларын катгыйландыру турында уйламый.


Фикер өстәү