Россия гражданлыгын алу җиңеләя

Чит ил кешеләренә Россия гражданлыгын алуны җиңеләйтү турында Федераль закон үз көченә кергән.

Документка Президент Владимир Путин апрель аенда кул куйган. Анда кешенең үз иле гражданлыгыннан баш тартмыйча гына Россия гражданлыгын алуга рөхсәт бирү һәм аны алу өчен илебез территориясендә яшәү вакытын киметү күздә тотылган.

Шулай итеп, хәзер Россия гражданины белән никахлашкан чит ил кешеләре, СССР гражданлыгына ия булып, элекке совет республикаларында яшәүчеләр, шулай ук әтисе яки әнисе РФ гражданлыгына ия булып, шунда яшәүче кешеләр, керемнәре турында мәгълүматлар тапшырмыйча һәм илебездә кимендә өч ел яшәгәнлекләрен расламыйча гына Россия гражданлыгын алуга гариза тапшырырга мөмкин.

Шулай итеп, закон беренче чиратта элекке совет республикаларында яшәүчеләргә Россия гражданлыгын алуны җиңеләйтәчәк.

Моннан тыш Белоруссия һәм Украинадан килүчеләргә рус теленнән мәҗбүри имтихан тапшырмыйча гына Россия гражданлыгын алу мөмкинлеге ачыла.

 


Фикер өстәү