Быел Россия гражданлыгыннан баш тарткан кешеләр санын әйттеләр

2023 ел башыннан алып 4,4 меңгә якын кеше Россия гражданлыгыннан баш тарткан. РФ Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департаменты директоры Алексей Климов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Россия гражданлыгын туктатуга килгәндә, 2023 елда 4,4 мең кеше аннан баш тарткан, бу узган елгы мәгълүматларга якын (2022 ел нәтиҗәләре буенча – 4,3 мең кеше)», – дип белдерде дипломат.

Шунысын да искәртергә кирәк, биредә китерелгән саннар Россия гражданлыгыннан баш тартырга теләк белдерүчеләр саны акрын артуын дәлилли.

2023 елның беренче тугыз ае белән параллель рәвештә 15,1 мең кеше чит илдә Россия гражданлыгына кабул ителгән (нигездә, бу – катнаш гаиләләрдә туган балалар). Россиянең чит илләрдәге учреждениеләре шулай ук 12,5 мең баланың тугач та гражданлыгы булуын раслаган, диде Климов.

Шул рәвешле, әлеге күрсәткечләр үз балалары өчен ата-бабаларының Ватаны белән гражданлык элемтәсен саклап калырга теләүчеләр саны азаюын дәлилли. 2022 елда ул 23,5 мең һәм 13,6 мең кешегә тигез булган.

/Татар-информ


Фикер өстәү