Татарстанда махсус хәрби операция зонасында бер көнне һәлак булган 4 ир-атны соңгы юлга озаттылар

Татарстанның Спас районында Украинада махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган дүрт ир-егетне соңгы юлга озаттылар. Бу хакта ТНВ сайты хәбәр итә.

Евгений Николаев, Олег Бельбасов, Иван Туров һәм Александр Усов узган елның көзендә бергә хәрби хезмәткә киткәннәр. Июньдә бергәләп ялга кайтканнар һәм бер көнне һәлак та булганнар.

Барысы да үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән. Район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, туганнары соңгы юлга озатканда аларның башкалар артына яшеренмәгән чын ир-атлар булуын билгеләп үткәннәр.


Фикер өстәү