Татарстан Президенты Евразия эшлекле советының координацион советы рәисе Олег Сосковец белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия эшлекле советының координацион советы рәисе Олег Сосковец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Татарстан һәм Евразия эшлекле советы арасында хезмәттәшлекне үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Анда шулай ук Евразия эшлекле советында КХР вәкиллеге башлыгы Гоци Тань әфәнде дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан берничә Кытай компаниясе белән, шул исәптән Haier эре корпорацияләренең берсе белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салган, республика Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү белән кызыксына.


Фикер өстәү