Татарстан Республикасының элекке вице-премьеры Мансур Хаснуллин вафат

Мәрхүм белән хушлашу “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә булачак.

1992-1994 елларда Татарстан Премьер-министры урынбасары булып эшләгән Мансур Хаснуллин 80нче яшендә вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу 12 гыйнвар көнне 11 сәгатьтә Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә була. Шәһәр мэриясе мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
Аның исеме Түбән Кама “Нефтехим” һәм “Киров исемендәге синтетик каучук заводы” кебек предприятиеләр белән бәйле.

Мансур Хаснуллин 1942 елның 22 мартында туган. 1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң 12 ел дәвамында Түбән Кама “Нефтехим” заводында төрле вазыйфаларда хезмәт куйган. 1978 елда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр советы рәисенең беренче урынбасары, соңыннан – рәисе итеп билгеләнгән. Мансур Хаснуллин 1985 елда Менделеевск районын оештыру буенча оештыру бюросы рәисе, 1990 елга кадәр – КПССның Менделеевск район комитеты беренче секретаре булып эшләгән.


Фикер өстәү