30 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

100 ел элек (1922) СССР төзелә

Бу көнне РСФСР, Украина, Белоруссия, шулай ук Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары кергән Кавказ арты федерациясе вәкилләре катнашындагы Советларның I Бөтенсоюз корылтаенда СССР һәм Союз Килешүе төзелү турындагы декларациягә кул куела. 1924 елның гыйнварында СССР ның беренче Конституциясе кабул ителә.

1956 елдан алып 1991 елга кадәр СССР составына 15 союздаш республика керә: РСФСР, Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Грузия, Әзәрбайҗан, Литва, Молдавия, Латвия, Кыргызстан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Эстония.

 

95 ел элек (1927) рус химигы Сергей Лебедев дөньяда беренче булып синтетик каучук табу ысулын уйлап чыгара

Табигый каучук 1820 нче еллардан бирле кулланылган, ләкин аның бәясе югары була һәм стандарт сыйфатка ирешү мөмкин булмаган диярлек.

1926 елда СССРда каучук синтезлау буенча конкурс игълан ителә. Чимал арзанлы һәм сыйфатлы булырга тиеш була. Җиңүчегә йөз мең сумлык премия вәгъдә ителә.

Конкурста совет химиклары гына түгел, Италия һәм Франция галимнәре дә катнаша. Төп көрәш Сергей Лебедев һәм Борис Бызов арасында башлана. Лебедевның варианты яхшырак дип табыла. Ул нефтьне этил спиртына алыштыра, ә катализатор итеп металл натрий куллана.

1930 елда Ленинградта синтетик каучук җитештерү буенча яңа завод төзелә, анда 1931 елның февралендә 260 килограмм авырлыктагы беренче синтетик каучук блогы алына.

 

53 ел элек (1969) Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсе ачыла

Бүген ул – дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе. Анда 500 меңнән артык китап, журнал, газета, нота басмалары, кино һәм фотоматериаллар саклана.  алалар һәм яшүсмерләр өчен 30 дан артык түгәрәк һәм студия эшли.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү