Табиблар дуңгыз гриппы аркасында сулыш ала алмый башлаган 4 яшьлек кызны үлемнән коткарганнар

Томография кызчык үпкәсенең 75%ка зарарлануын күрсәткән

Чабаксар табиблары үпкәсенә критик дәрәҗәдә зыян килгән кызны үлем тырнагыннан йолып калган. Бу хакта Чуашстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрь башында “Ашыгыч ярдәм” табиблары шәһәрнең балалар клиник хастаханәсенә грипп йоктыру билгеләре белән 4 яшьлек Катяны китергән. Әнисе әйтүенчә, баланың хәле бик тиз начарая башлаган: тән температурасы 39 градуска күтәрелеп, авырлык белән генә 38-37,5°С градуска төшкән. Сабыйның сулышы кысыла, ютәлли башлаган, хәлсезләнгән. Шуңа күрә гел ятып кына торган яки йоклаган. Хастаханәдә бала үпкәсенең ике өлеше дә ялкынсынуы ачыкланган. Катяны 2нче педиатрия бүлегенә салганнар.

“Хастахнәгә салганда, баланың хәле ярыйсы иде әле. Шуннан соң хәле бик тиз начарая башлады. Компьютер томографиясе үпкәсенең 75 проценты зарарлануын күрсәтте. Үпкәнең критик дәрәҗәдә зарарлануын аңлата бу, чөнки мондый очракта үпкәнең ¼ өлеше генә сулый”, – дип билгеләп үткән педиатрия бүлеге мөдире Татьяна Христофорова.
Катяны гриппка тикшергәннәр. Дуңгыз гриппы вирусы тапканнар. Кызчыкны реанимация бүлегенә күчергәннәр. Бала шунда кислород аппаратына тоташтырылган хәлдә 13 көн яткан. Педиатрия бүлегенә чыгарылгач, 6 көннән соң, савыгып, өенә кайтарып җибәрелгән.


Фикер өстәү