Танылган журналист Михаил Зеленский вафат

Телетапшырулар алып баручы, танылган журналист Михаил Зеленский вафат. Аңа 46 яшь иде. Бу хакта Facebookта «Россия-Культура» телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович яза.

Baza телеграм каналы хәбәр итүенчә, журналист Доминиканада хатыны белән бергә ял иткән. Кинәт ул үзен начар хис итә башлагач хастаханәгә озатыла һәм ул инсульттан үлә.


Фикер өстәү