Автобус һәлакәтендә 14 кеше үлгән

Төркиянең көнчыгышында Балыкесир шәһәре тирәсендә рейс автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 14 кеше үлгән һәм тагын 18 кеше төрле имгәнүләр белән хастаханәдә ята. Бу турыда провинция хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүген 4.40 сәгатьтә Балыкесир — Эдремит рейсына чыккан автобус йөртүчесе идарәне югалткан һәм әйләнеп капланган. 11 кеше һәлакәт урынында ук үлгән, өч кеше хастаханәдә үлгән. 18 кеше кеше җәрәхәтләнгән, аларны биш хастаханәгә озатканнар», диелгән җирле хакимият хәбәрендә.

Соңгы ике көндә Төркиядә автобус катнашында бу икенче зур авария. Кичә Маниса провинциясендә автобус катнашындагы авариядә 9 кеше үлде һәм тагын 30 кеше зыян күргән иде.

 


Фикер өстәү