Көчле авария: 45 кеше үлгән, шуларның 12се-балалар

Болгариядә автобус катнашында зур автомобиль авариясе нәтиҗәсендә 45 кеше үлгән, шуларның 12се-балалар. Юл-транспорт һәлакәте София-Благоевград трассасында булган. Бу хакта BGNES хәбәр итә.

«Ким дигәндә, 45 кеше үлгән», — дип хәбәр итә агентлык.

Автобуста барлыгы 52 кеше булган.

Калган зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган, аларның хәле тотрыклы һәм авыр түгел.

Авария булган юлда чокырлар, юл төзеклеге начар булуы аныклана.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында оператив эшләр дәвам итә.


Көчле авария: 45 кеше үлгән, шуларның 12се-балалар” язмасына фикерләр

  1. Хлыктан ике ел инде штраф жыялар ник шул юлларны ясамыйлар микэн кая куялар сон ул акчаларны, ил токерсэ кул була дир бит

Фикер өстәү