Транспорт министрлыгы таксистларга бәйле яңа чикләү кертергә тәкъдим иткән

Транспорт министрлыгы таксистларга 12 сәгатьтән артык эшләүне тыярга тәкъдим итә. Бу хакта Известия» газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, ведомство такси хезмәтенә бәйле карар проекты әзерләгән. Аның нигезендә таксист, 12 сәгать эшләгәннән соң, агрегатордан яңа заказ ала алмаячак.

«Бу аварияләр санын һәм гражданнарның сәламәтлегенә зыян килүгә бәйле очракларны киметергә мөмкинлек бирер иде», — диелә хәбәрдә.

«Известия» газетасы ачыклык керткәнчә, таксист 12 сәгать рәттән эшли алмаячак: смена башланганнан соң биш сәгать узгач тәнәфес ясарга кирәк, юкса ул вакытлыча заказлар ала алмаячак. Тәнәфесләрнең санын һәм күпме дәвам итүен хезмәткәр үзе билгели.

 


Фикер өстәү