Татарстанда такси төсенә таләпләр булдырырга телиләр

Татарстанда җиңел такси кузовының төсенә таләпләр куярга мөмкиннәр. Ул ак яки сары төстә булырга тиеш, ул машинаның такси икәнен танырга ярдәм итәчәк. Татарстан Дәүләт Советына шул турыдагы закон проектын республика Хөкүмәте кертте, дип яза «Татар-информ».

«Закон проекты җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру, бу өлкәдә төбәк дәүләт контроле мәсьәләләрен җайга сала, Татарстан башкарма хакимияте органнарының такси ташу өлкәсендәге вәкаләтләрен билгели», — диелә закон проектына аңлатма язуында.

Пассажирлар һәм багаж ташуны контрольдә тоту өчен җаваплы башкарма хакимият органын ТР Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Ул такси эшенә рөхсәт бирү, аның эшчәнлеген гамәлдән чыгару һәм яңадан башлау тәртибен билгеләячәк. Документны вәкаләтле орган бирәчәк.

Закон проекты таксига пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлеккә биш елга рөхсәт бирүне күздә тота. Физик затка мондый рөхсәт биш елга яки гаризада күрсәтелгән азрак вакытка бирелә. Биш еллык эшчәнлек срогы такси заказы хезмәте өчен дә каралган.

Моннан тыш, ташучыларның, җиңел таксиларның һәм таксига заказ бирү хезмәтләренең төбәк реестры булдырылырга мөмкин. Шулай ук җиңел таксиларның федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланырга мөмкин булачак.

«Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында» республика законы проекты федераль закон нигезендә эшләнгән. Депутатлар закон проектын 13 июльдә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45 нче утырышында беренче укылышта караячак.

 


Фикер өстәү