Җәйге челләне ничек уздырырга? Табиб КИҢӘШЛӘРЕ

Быелгы җәй башы көзгә чаклы дип җыеп куйган җылы киемнәрне дә кире чыгартты. Әмма июль барыбер үзенекен итте. Терекөмеш баганалары 33–35 градуска кадәр күтәрелде. Җәйге челлә хакимлек иткән көннәрне ничек уздырырга? Кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк? Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина шул уңайдан киңәшләрен бирде.

– Җәйге челләдә йөрәк авырулы, хроник бөер авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Бронхиаль астма, бронхит кебек сулыш авыруларыннан интеккән кешеләрнең дә эссе көннәрдә хәле авыраерга мөмкин.

– Җәйге челләдә кирәксә-кирәкмәсә урамга чыгудан да тыелып торыгыз. Бигрәк тә кояш аеруча кыздырган сәгатьләрдә (11.00 – 17.00 сәгать аралыгында) сак булырга кирәк. Урамга чыккан очракта да ачык төстәге, киҗе-мамык кебек табигый тукымадан тегелгән өс һәм баш киеменә өстенлек бирегез.

– Урамга чыкканда үзегез белән чиста су алырга да онытмагыз. Гомумән, җәйге челләне җиңелрәк кичерү өчен көн дәвамында 1,5–2 литр чиста су эчәргә киңәш ителә. Аны лимон салып эчсәң, тагын да яхшырак. Җәйге эсседән шикәрсез салкын яшел чәй, компот, морслар да коткарачак. Исерткеч, газлы эчемлекләрдән дә баш тарту хәерле. Алар сусауны басмый. Өстәвенә организмдагы матдәләр алмашын да акрынайта. Эчемлекләргә боз салырга да киңәш ителми. Ул баштагы мәлдә генә рәхәтлек бирә. Аннары кеше үзендә хәлсезлек сизәргә мөмкин. Ник дигәндә, бозлы су эчкәндә ашказаны кисәк кысыла. Бу исә нерв системасы эшчәнлеге бозылуга китерә.

– Эссе көнне каһвә эчәргә ярамый дигән фикер яши. Шәхсән үзем, әгәр кеше үзен яхшы хис итә икән, моның бер зыяны да юк дип саныйм. Бары тик бер стакан каһвә эчкәч, бер стакан чиста су эчеп куярга гына онытмаска кирәк.

– Челләдә яшелчә, парда пешкән балык, тавык кебек җиңел ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Майлы, кыздырылган, баллы ризыкларны бөтенләй чикләү хәерле. Җәйге эссе көннәрдә авыр физик хезмәт, физик күнегүләр белән организмга өстәмә авырлык китерергә дә ярамый.

– Эсседә кондиционер да ярдәмгә килә. Ләкин ул бер яктан хәлне җиңеләйтсә, икенче яктан икеләтә зыян да салырга мөмкин. Шуңа күрә кондиционерны 23 градустан да түбәнрәк температурага куярга ярамый. Юкса салкын тиюе бар.

– Бала организмы эссегә күпкә сизгеррәк була. Шуңа күрә алар арасында эссе кагу очраклары да ешрак күзәтелә. Шуңа күрә эссе көнне бала үзен начар хис итә башласа, аның иң элек киемнәрен салдырырга, урынга яткырып, салкын суга манылган сөлге белән тәнен уарга кирәк. Һәр 5–10 минут саен су эчертеп торырга да онытмагыз.

– Җәйге челләдә С витамины ярдәмгә килә. Ул тир бизләре эшчәнлеген җайга сала. Әмма бу очракта да чама хисен онытырга ярамый. Организмга көн дәвамында кергән С витамины күләме 90 миллиграммнан да артмаска тиеш. Бу норманы тутыру өчен бер әфлисун ашап кую да җитә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://www.mos.ru/news/item/92460073/


Фикер өстәү