Салкын тию, вирус кына түгел, йөрәк тә йөткертә

Соңгы арада күпләр ютәлдән азаплана. Бу аңлашыла да. Вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык бит. Бу көннәрдә ютәлнең йөрәк авыруы билгесе булуына да инандырган аянычлы очраклар турында ишетергә туры килде. Без инде бармак аша гына карарга күнеккән йөткерү тагын нәрсәсе белән куркыныч? Ул нинди авыруларның билгесе булырга мөмкин? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова белән шул хакта сөйләштек.

– Ютәл безне нинди чирләр турында кисәтә?

– Ютәл – кискен респиратор инфекцияле (ОРИ), вируслы авыруларның (ОРВИ) даими юлдашы. Әмма ул бик күп кенә башка авыруларның да билгесе булырга мөмкин. Йөткерү рефлексының рецепторлары борын, йоткылык, трахея, бронхларда гына түгел, алардан читтә – колак каналы, ашказаны һәм йөрәкнең тышкы тоташтыргыч тышчасында (перикард) да урнаша ала. Шуңа күрә кеше нерв, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылганда, ашказанында хилафлыклар булганда, колак-борын авырулары вакытында да ютәлләргә мөмкин. Тәмәке тарту белән мавыккан кешедә еш кына хроник бронхит, үпкә авырулары күзәтелә. Алар вакытында да кеше бик нык йөткерә. Ютәл даруларның тискәре йогынтысы аркасында да пәйда була ала. Кан басымын төшерүче дарулар килешмәгәндә кеше, гадәттә, йөткерә башлый. Ютәл – туберкулез вакытында күзәтелгән төп билгеләрнең дә берсе.

– Ютәл яман шеш билгесе дә була аламы?

– Әйе, үпкә яман шеше вакытында да көчле ютәл күзәтелә. Кызганыч, кеше, гадәттә, чир азып, соңгы стадиягә җиткәч кенә йөткерә башлый. Ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамыры авырулары вакытында да ютәл пәйда була.

– Йөрәк авырулары да йөткертә, дидегез. Аны салкын тигәннән ничек аерырга?

– Миокард инфаркты, миокардид вакытында үпкәләрдә кан йөрүдән туктап тора. Нәтиҗәдә кан  бронхлар очында кечкенә «капчык» – альвеолаларга үтеп керә. Йөрәк авырулары вакытында йөткергәндә әнә шул сыеклык та чыга, какырыкта кан эзләре дә булырга мөмкин. Йөрәк авырулары вакытында күзәтелгән ютәл тын кысылу, һава җитмәү белән бергә уза. Ул ятып торганда тагын да көчәя. Шуңа кеше йоклый алмый тилмерә.

– Салкын тиеп авырганда ютәл тиз генә бетми, атналар буена сузыла. Бу нәрсәсе белән куркыныч?

– ОРВИ вакытында ютәл озакка сузылса, аскы сулыш юллары ялкынсынырга, тора-бара ул бронхит, пневмониягә әверелергә мөмкин. Ютәл 3–4 ай дәвамында бетмичә тилмертсә, ул хроник бронхит, бронхиаль астмага ук әйләнә ала. Шуңа күрә вакытында чарасын күреп, ютәлне ахырына кадәр дәваларга кирәк.

– Коры ютәл юеш ютәлгә әйләнсә, тизрәк тереләсең, диләр…

– Бу фикер белән килешеп бетмим. Коры ютәл, гадәттә, өске сулыш юллары зарарланганда күзәтелә. Аны юеш ютәлгә әверелдерү мәҗбүри түгел. Аскы сулыш юллары зарарланган очракта, какырыкның ябышкаклыгын яхшырта торган дарулар эчәргә кирәк. Бу йөткергәндә какырык яхшырак купсын өчен кирәк.

– Ютәлне үз белдеклегең белән дәвалау нәрсәсе белән куркыныч?

– Әгәр йөткергәндә күкрәк читлеге авыртса, тын кысылса, тән температурасы күтәрелсә, какырыкта кан, яшькелт-сары үлек пәйда булса, ютәл вакытында сару кайнау, кикерү кебек билгеләр дә күзәтелсә, кеше кисәк ябыкса, аны үз белдеклегең белән дәвалау икеләтә зыянлы. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ютәл озакка сузылган очракта да белгечкә күренү мәҗбүри. Сулыш юллары авыруларын кисәтү өчен елга бер мәртәбә булса да табибта тикшеренеп, флюорография узу хәерле.

Коры ютәл вакытында хәлне җиңеләйтү өчен табиб киңәшләре

– какырык яхшы купсын өчен көн дәвамында чиста су эчеп торыгыз;

– бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, тузаннарны сөртү дә файдага булачак;

– тәмәке тартудан баш тартыгыз;

– коры ютәлне көчәйтүче даруларны да читләтеп үтегез;

– физиотерапия, дренажлы массаж да файдалы;

– баш астына мендәр куеп ятып тору да хәлегезне җиңеләйтәчәк. Иң мөһиме – башыгыз күкрәк читлегеннән югарырак торсын;

– төнлә ютәл азапламасын өчен ян-якка ятып йокларга тырышыгыз;

– сөт һәм бал белән җылы су, чәй эчү дә ярдәм итми калмас;

– ютәл бертуктамый борчыганда бөтнек тәме килгән суыра торган конфет та булыша.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү