Запорожье өлкәсендәге завод Татарстанга авыл хуҗалыгы техникасы җибәрәчәк

Запорожье өлкәсенең Бердянск авыл хуҗалыгы техникасы заводы быел эшен тулысынча яңартып җибәргәннән соң Татарстанга техника җибәрә башларга ниятли. Заводның коммерция директоры Анна Гринь ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, предприятие эше хәрби хәрәкәтләр вакытында туктатып торылган. Хәзер инде җитештерү җайга салынган. Завод Россия төбәкләренә техниканы күбрәк җибәрүгә әзер.

“Татарстан белән үзара килешүләребез бар. Хәтта өлешчә җыю турында да килештек. Ягъни без кысасын ясыйбыз, ә алар үз заводларында техниканы комплектлап бетерәләр”, – дигән Гринь Ростов-Донда узган агросәнәгать форумында.

Аның әйтүенчә, Бердянск заводы тулысынча диярлек сакланып калган, чөнки анда көчле хәрби хәрәкәтләр булмаган.

“Запорожье өлкәсендә фермер хуҗалыклары аз, шуңа күрә завод җитештергән техникага ихтыяҗ әлләни зур түгел. Безнең төп бурыч – Россия территориясендә тоткан урыныбызны киңәйтү”, – дип билгеләп үткән Анна Гринь.

Бердянск авыл хуҗалыгы техникасы заводы урып-җыю һәм төяү-бушату техникасын җитештерә.


Фикер өстәү