Россия галимнәре коронавирусның барлык төрләренә каршы вакцина эшли

Федераль медицина-биология агентлыгы коронавирусның барлык төрләреннән саклаячак универсаль вакцина эшли. Бу хакта агентлык башлыгы Вероника Скворцова белдергән, дип яза ТАСС.

Август аенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәге “дельта” штаммыннан саклану өчен махсус камилләштерелгән “Спутник V” вакцинасының эшләнүе турында хәбәр иткән иде. Оешма директоры Александр Гинцбург әйтүенчә, галимнәр коронавирусның яңа штаммнарыннан “Спутник V” вакцинасын яңарту буенча эшли. Шулай ук “КовиВак” вакцинасы да модернизацияләнгән.


Фикер өстәү