Зеленский Россия белән сугыш булу ихтималын әйткән

Шул ук вакытта Украина президенты моның иң зур хатага әйләнү куркынычын искәрткән.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән чып-чын сугыш булу ихтималын әйткән. Шул ук вакытта, “бу иң зур хата булыр иде”, дип тә искәрткән. Бу хакта ул бүген YES Brainstorming форумы барышында белдергән.

Дискуссияне алып баручының, Россия белән чып-чын сугыш килеп чыгу ихтималы бармы, дигән соравына, Зеленский, бар дип уйлыйм, дип җавап биргән.

Ләкин Украина президенты инануынча, бу ике яклы мөнәсәбәтләрдә иң зур ялгышка әйләнер иде. “Мондый хәл чыга калса, Россия, Украина һәм Белоруссия башка беркайчан да күрше булып яши алмас иде”, – дип билгеләп үткән ул.


Фикер өстәү