Төшемме бу? Казан циркы Габдулла Тукай туган көненә милли тамаша әзерли

Ниһаять! Казан циркы тәүге милли тамашасын тәкъдим итәргә әзерләнә. 26 апрельдә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакльнең премьерасы узачак. Без исә аның репетициясен күреп, иҗат төркеме белән аралашып кайттык.

Казан циркында милли тамашалар да күрсәтелә башлау шушы булырмы? Туристлар аеруча яратып йөри торган «оча торган тәлинкә»дә милли геройларыбыз да «оялармы»? «Печән базарында» тамашасына багышланган матбугат очрашуында бу сорауларга кистереп кенә җавап бирмәсәләр дә, мондый ният-хыяллары барлыгын яшермәделәр. Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренчә, цирк сәхнәсендәге беренче милли тамашаның Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнүе икеләтә җаваплылык өсти.

–  Гомумән, бу – безнең өчен дә, иҗат төркеме өчен дә яңа тәҗрибә. Дулкынланып көтәбез. Безнең цирк мәктәбенең милли тематикага мөрәҗәгать итүе, бу эштә башка шәһәрләрдәге цирк артистларының да безгә ярдәмгә килүе – бик мөһим, минемчә. Моның белән генә тукталып калмыйча, киләчәктә дә милли тамашалар күбрәк булыр дип өметләнәбез, – диде ул.

Казан циркы директоры Эльмира Булатова фикеренчә, Габдулла Тукайга цирк сәнгате аша мөрәҗәгать итү әдипне тагын да киңрәк аудиториягә танытуга тигез.

– Габдулла Тукай бөек халык шагыйре булган кебек, цирк сәнгате дә  халыкара бөек сәнгать булып санала. Аларның менә шул рәвешле «кушылуы» – табигый хәл, минемчә. Цирк теле белән хисләрне түкми-чәчми, бөтен төсмерләре белән җиткереп була. Габдулла Тукайның да әсәрләре аша әйтергә теләгән уй-фикерләрен киң аудиториягә җиткерә алырбыз дип ышанам. Бу тамашаны караган балалар аның шигырьләрен, әкиятләрен күбрәк укып, гомумән, Тукай белән күбрәк кызыксына башлаячагына өметләнәбез, – дип сөйләде ул.

Гадәттә, Туган тел көнендә күрсәтелгән тамашаларны билгеле бер кешеләр генә күреп кала. Бу юлы алай булмаячак. «Печән базарында» спектаклен 26 апрельдән 5 майга кадәр – 10 көн дәвамында күрсәтәчәкләр. Игътибар иткәнсездер, Казан циркы милли тамаша өчен май бәйрәмнәрендәге табышлы чорны да кызганмаган. Эльмира Булатова моның туристлар да күрсен өчен махсус эшләнүен әйтте. Бик ошап китсә, кеше йөрсә, әле тагын күрсәтү ниятләре дә бар.

Театраль-цирклы спектакльнең куючы режиссеры Илгиз Зәйниев өчен әлеге тамаша, беренче чиратта, яңалык булуы белән кадерле.

– Мин шуңа ризалаштым да инде. Бер еллап элек, балалар белән килгәч, бу сәхнәдә үзеңне сынап карасаң, шәп булыр иде, дип уйлап кына бетергән идем – насыйп булды, – диде ул. – Дөресен әйткәндә, мондый тамашалар ел ярымлап әзерләнергә тиеш. Ул яктан безнең вакыт кысанрак булды. Шулай да беренче коймак төерле булыр дип уйламыйм.

Шагыйрь мәхәббәте

Зәйтүнә ролен башкаручы Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинага бу көннәрдә бездән бераз гына биектәрәк булырга туры килә. Мәртәбәле исемгә лаек булганга түгел, аның Зәйтүнәсе цирк манежының иң биек нокталарын яулаганга.

– Репетициянең беренче көнендә барысы да шулкадәр яңа, шулкадәр кызык булды. Спектакль барышында мине биеккә күтәрәләр. Билгеле, башта бик курыктым. Ләкин ике репетициядән соң ияләндем, хәтта биеклекне ярата башладым, – дип уртаклашты ул. – Миңа калса, Зәйтүнә һәм Тукай образы – иң романтик, өйрәнелмәгән һәм тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән образларның берсе ул. Ләкин алар арасындагы мәхәббәт һәм хисләр тирәнлеген әлеге спектакльдә күрсәтә алырбыз дип ышанам.

Аның сүзен Габдулла Тукай ролен башкаручы Камал театры артисты Артур Шәйдуллин дәвам итте.

– Манежга керү белән, мин мондагы иреккә игътибар иттем. Башта кемнең нәрсә эшләгәнен бөтенләй аңламадым, курыктым. Беренче репетициядә ул куркуларым тышка бәреп чыкты. Бу тамашага әзерләнгәндә, мин Тукайның киңкырлы шәхес була алуына инандым, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, икенче составта Тукай ролен «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла башкарачак.

Чынбарлык түгел фантазия

Театраль-цирклы тамашада Габдулла Тукайның билгеле шигырьләре дә яңгыраячак, барыбызга таныш булган геройлары да катнашачак. Әйтик, Кәҗә белән Сарык, Су анасы, Акбай, Күбәләк – кыскасы, балалар өчен язылган шигырьләрендәге образларны күреп булачак. Спектакльдә республиканың гына түгел, Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре, театр артистлары, танылган җырчылары катнаша.

– Спектакльдәге вакыйгалар Тукайның төшендә бара. Ул анда үзе иҗат иткән геройлары белән дә, куркулары белән дә, хыяллары белән дә очрашачак, – дип сөйләде Илгиз Зәйниев. – Тукай һәркайсыбыз өчен үзенеке. Ул төрле, ул һәйкәл түгел, ә кеше. Аның да үз куркулары, батырлыклары, гөнаһлары бар. Без тарихи тамаша күрсәтмибез, бу – фантазия, төш. Аны фәкать шулай дип кабул итәргә кирәк.

Моңа кадәр ике мең кешелек залда татар телендә милли тамаша күрсәткәннәре искә төшми. Һәрхәлдә, бер көн өчен генә түгел, репертуар өчен әзерләнгәннәре. Режиссер сүзләренчә, «Печән базарында» тамашасында телне турыдан-туры мәгънәдә, сүзләр буларак аңларга кирәкми. Бу очракта тел ул – рух, хәрәкәт, музыка. Ягъни татар телен белмәгән кеше дә үзе аша үткәрә алырлык, тулаем аңларлык тамаша әзерләнә. Озын гомер телик аңа!

P.S. 26 апрельдә узачак чараларга бәйле яңалыклар моның белән генә бетми. Әйтик, безгә быел Габдулла Тукай премиясе лауреатларын Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында түгел, башка урында игълан итүләре билгеле булды. Әлегә төгәл урыны билгеле түгел. Үзе дә җәдитче булган әдипне искә алуга яңалыклар кертү начар түгелдер үзе. Безнең циркка да миллилекне Тукай алып килде бит!

 

«Печән базарында» тамашасының иҗат төркеме

Куючы режиссер – «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Рәссам – Г. Камал исемендәге театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.

Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин.

Сценарий авторы – шагыйрә һәм тәрҗемәче Резеда Зәйниева.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү