Кариевта премьера. Шекспирга “хулиганнарча” җавап

“Үз дигәнен итми калмый сөю…” Ромео һәм Джульеттаның бәхетсез һәм фаҗигалы мәхәббәт тарихын һәркем беләдер. Кариев театры исә урта гасырлардагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән карарга тәкъдим итә. Мәгънәсез нәфрәтнең ахыры нәрсә белән тәмамланачак? Ике кавем арасындагы каршылыкка нокта куя алырлармы?

Кариев театры яңа театраль сезоннарының беренче премьерасын тәкъдим итте. Башкортстаннан килгән яшь режиссер Илсур Казакбаев мәңге үлмәс классика – Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сын куйды. Бу – башкорт режиссерының Кариев театры сәхнәсендәге икенче спектакле. Аңа кадәр ул Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрен куйган иде.

Спектакльнең иҗат төркеме турында берничә сүз. “Ромео һәм Джульетта”ның тексты һәм тәрҗемәсен Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов белән шагыйрә Лилия Гобәева эзерләгән. Рәссам – Санкт-Петербургтан килгән Сергей Кретенчук. Ут буенча рәссам Евгений Ганзбург та төньяк каладан. Музыка өчен Уфадан Магуля Мезинова һәм Казаннан “GAUGA” төркеме җаваплы булган. Хореограф Ольга Даукаева – шулай ук Уфаныкы. Күргәнегезчә, “безнең” кешеләр бик аз.

16+

Яшь тамашачы театрында куелса да, спектакльнең яшь чикләрен 16+ дип билгеләгәннәр. Шекспирның бу әсәре белән таныш булганнар сәбәбе нидә икәнен чамалыйдыр. Шулай да, режиссер аңлатмасын искә төшерик әле.

– “Ромео һәм Джульетта” язылганда яшь чикләүләре дигән төшенчә булмаган. Шекспирның драматургиясе дә балалар яки үсмерләр өчен дип аерылмый. Аның әсәрләрендә үлем бар – моны бернишләтеп тә булмый. Аның әсәрләрендә мәхәббәт тә бар. Ул мәхәббәтне ничек бар, шулай күрсәтәбез, диюем түгел. Ләкин әти-әниләр төрле бит. Балама нәрсә күрсәтәсез, диючеләр булмасын өчен, яшь чикләрен 16+ дип билгеләдек, – дип аңлаткан иде Илсур Казакбаев премьерага багышланган матбугат очрашуында.

Шуннан театр директоры Луиза Янсуар: “Монда Илсур-әти һәм Илсур-режиссер шактый каты көрәште”, – дип өстәп куйды. Илсур-әти җиңгән, димәк.

Джульетталар

Спектакльдә Ромео роленә Булат Гатауллин, ә Джульетта роленә Казан театр училищесы студенты Алия Фәйзиева һәм Кариев театры актрисасы Рузанна Хәбибуллина билгеләнгән. Кызганыч, икенче Джульеттага бәя бирә алмыйм – премьераның беренче көнендә Алия Фәйзиева уйнады.

Шулай итеп, Булат белән Алия әле 16 һәм 14 яшен генә тутырган, бер-берсенә үлеп гашыйк булган үсмерләрне уйнарга тиеш иде. Саф, самими мәхәббәт тарихын. Башта мәхәббәттән йөзләре алсуланып янды аларның. Ә соңыннан икесе дә тере мәеткә охшап калды. Газаплану, әрнү, бәргәләнүне оста күрсәттеләр. Тик бер-беренә “ятып” бетмәделәр кебек тоелды. Бу ике геройга Шекспир сурәтләгән бербөтенлек җитмәде.

Чынбарлык

Спектакль нәрсә турында? Әсәр белән таныш булганнар бу сорауга җавапны алдан ук белеп килгәндер. Гомумән, тамашачыны классик әсәрләр белән гаҗәпләндерү күпкә авыррак бит ул. Шулай булуына карамастан, Илсур Казакбаев Шекспирның “яңа ачкычын” тапкан. Моны ул үзе әйтте. Режиссер фикеренчә, спектакльдә кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә борчый, кемнең кайсы җире авырта – шуларны күрә.

Һәм ул шулай булды да. Ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәт тарихының нәкъ менә хәзер куелуы аңа бөтенләй башка төсмерләр өстәде.

Билгеле булганча, әсәрдә Монтекки һәм Капулетти кавемнәре үзара дошманлашып, сугышып яши. Спектакль дә шул турыда бәян итүдән башлана. Кариевларның “Ромео һәм Джульетта”сы тарихын кулына микрофон тотып Язмыш (Алсу Шакирова) сөйли. Мэб, ягъни, феялар королевасы була инде ул. Язмыш ике кавем арасындагы сугышларның корбаннарын әйтә тора, алар арта торалар. Сәхнәнең арткы планында һәр геройның сурәте белән планшетлар урнаштырылган. “Кан коелган” саен бер планшет сүнә бара. “Тагын бер корбан. Меркуцио, 14 яшь”. Язмышның бу сүзләреннән соң тәннән суык йөгерә. “GAUGA” төркеменең җырлары бу сүзләрнең тәэсирен арттырды гына. Бу төркем ярдәмендә сәхнәдә чын мәгънәсендә гауга хөкем сөрә.

Язмыш алдан ук, бу ике кавем арасындагы озак елларга сузылган каршылыкка балаларының үлеме генә нокта куячак, дип әйтеп куя. Шекспирда да Монтекки һәм Капулетти кавемнәре дошманлыклары турында балаларының җеназалары янында гына оныта. Ә Илсур Казакбаев оныттырмый һәм бу ике кавемне дуслаштырмый. Язмышның ачы тавышлар чыгарып кат-кат кычкыруы да ярдәм итми. Монтекки – бер якка, Капулетти икенче якка барып баса. Режиссер аңлатканча, болай дөреслеккә күбрәк туры килә.

“Ромео һәм Джульетта” тарихы әнә шулай тәмамланды. Ә спектакль – юк. Соңгы сүзләрдән соң сәхнәнең нәкъ уртасына “GAUGA” чыкты, һәм геройлар, “терелеп”, сикерә-сикерә бии башлады.

– Ничек кенә күңелсез булса да, спектакльне күтәренке рухта тәмамлыйсы килде. Кызганыч, ничек кенә тырышса да, театр яшьләрне һәм, гомумән, кеше үзгәртә, тәрбияли алмый. Бик аз дәрәҗәдә булса гына. Шуңа да безнең һичьюгы яхшы эмоцияләр бүләк итәсе килде, – дип аңлатты Илсур Казакбаев.

Яшьләргә ошар бу спектакль. Динамикасы, яңгыраган җырлары, “хулиганлыгы” белән җәлеп итәр ул, мөгаен. Шул ук вакытта нәфрәт һәм дошманлыкның беркайчан да яхшыга илтмәячәген төшендерсен иде.

Фикер:

Айдар Шәйхин, галим:

– Башта кабул итү катлаулырак булса, ахырга таба барысы да төгәл, адекват булып формалашып бетте. Шуңа да премьера ошады. Яшь тамашачы театры өчен, 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен туры килә торган спектакль дип уйлыйм. Бу спектакль яшьләрне нәрсәгә булса да өйрәтергә тиеш, дип әйтү кыен. Гомумән, бүгенге җәмгыятьтә театр яшь буынны тәрбияли алмый. Алар, беренче чиратта, медиадан, кино-сериаллардан, телевизордан, дөньяда барган хәлләрдән өйрәнә.  Ә театр исә шунда күргәннәрне башка яктанан ализларга, аларга бәя бирергә, инде өйрәнгәннәрне бер калыпка кертергә мөмкинлек бирә. Каривеларның “Ромео һәм Джульетта”сы бер-беребезгә игътибарлы булырга өнди, дөньяда иң куркыныч нәрсәнең нәфрәт икәнен, аның мәгънәсезлеген күрсәтә.

Режиссерга спектакльнең ахыры өчен аерым рәхмәт. Тетрәндергеч өлеше түгел, нәкъ менә бию белән тәмамланган өлеше өчен. Спектакль трагик нотада тәмамланса, бик начар, авыр тәэсир калдырыр иде. Башта режиссер һәм актерлар безне авыр хәлгә җиткерәләр, борчылырга мәҗбүр итәләр һәм шул рәвешле үзләре керткән авыр халәттән чыгаралар, иркенлек ярдәмендә өмет бүләк итәләр, коткаралар. Бу – бик мөһим. Без моңа карап дөньядагы мәгънәсез нәфрәтнең чиге барлыгына өметләнәбез. Һәм моның символик ягына да игътибар итәргә кирәк. Дөньяда нәфрәт ничек кенә күп булса да, без аны күрмәмешкә салышабыз, җырлыйбыз, биибез. Бу элек тә шулай булган, шулай булачак та.

Лилия Гыймазова

Фотолар: vk.com/kariev_teatri


Фикер өстәү