Фаҗига кичә Казанның Ибраһимов проспектында булган.
Шәһәр автомобиль инспекциясендә “KazanFirst” хәбәрчесенә «Porsche” автомобиленең ир-атны бәрдерү очрагы турында сөйләп узганнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Porsche” светофорның яшел уты янганда җәяүлеләр юлы аша чыгып баручы 40 яшьлек ир-атны бәрдергән. Бәхетсез ир шундук һәлак булган.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре билгеләнә. Кыйммәтле машина штраф түләүле стоянкага урнаштырылган.