Татарстанның бер районында канализация чистартканда эшче һәлак булган

22 июльдә Нурлатта канализация торбасын чистартканда 47 яшьлек эшче һәлак булган. Аның 23 яшьлек хезмәттәшен күкертле водород белән агулану билгеләре белән хастаханәгә озаталар. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшченең үлем факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, эшчеләрнең берсе канализация коесына төшә, әмма хәле китеп, противогаз кияргә менә. Тагын хәле начарланып өскә менәргә була, әмма саксызлык чаралары булмау аркасында 4 метрлы биеклектән егылып төшә. Имгәнү нәтиҗәсендә ул шунда ук үлә. Аның артыннан икенче эшче төшә, шулай ук хәле начарлана. Аннан соң коега машина йөртүче килә. Соңгысы ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү