Рязань кешесе саксызлык аркасында кеше үтергән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
2023 елның апрелендә ир-ат үзенә кунакка килгәч йоклап киткән таныш хатынын уята алмаган, аны үлгән дип уйлаган. Ул куркып калган һәм хатынны канализация коесына ташлаган. Экспертиза күрсәткәнчә, коега ташлаган вакытта хатын-кыз исән булган. Аның гәүдәсен берничә атнадан соң тапканнар.
Суд ирне гаепле дип тапкан һәм ул ирегеннән мәхрүм ителгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat