Халыкара төзүчеләр чемпионатында катнашучыларны сайлап алу этабы башланган

25 июльдән 31 августка кадәр Халыкара төзүчеләр чемпионатында катнашучылар өчен башлангыч этап уздырыла. Бүгенгә Россиянең 57 төбәгенең 91 шәһәреннән катнашучылар теркәлгән.

Чемпионатның ярышлар программасында катнашучыларның 3 категориясе күздә тотылган:
1. Катнашучы оешма вәкиле. Оешма исеменнән катнаша.
2. Бәйсез катнашучы. Үзе исеменнән катнаша.
3. Профильле вузлар һәм көллиятләр студентлары.
Халыкара төзүчеләр чемпионаты өчен биремнәр махсус эшләнгән. Катнашучының категориясенә карап, башлангыч этап берничә схема буенча үткәреләчәк.
Бәйсез катнашучылар өчен чемпионатның рәсми сайтында (https://pro-wcc.ru) дистанцияле рәвештә тест үткәрелә.
Быел Халыкара төзүчеләр чемпионаты Россия Президентының “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы проектлары арасына кертелгән. Анда катнашырга заявкалар саны көннән-көн арта.


Фикер өстәү