Көзен Татарстанда битлек режимы кертергә мөмкиннәр

Роспотребнадзорда билгеләп үтелгәнчә, әлегә инфекциянең нык таралуы күзәтелми.
Татарстанда, коронавируска бәйле вазгыять катлауланса һәм шуңа ОРВИның сезонлы күтәрелеше дә килеп өстәлсә, янә битлек режимы кертелергә мөмкин. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә шулай дип белдерелгән.

— Хәзер чирнең нык таралуы күзәтелми әле. Әмма көзен аның көчәюе бар, ди белгечләр.
Моңа кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы барлык илләрне битлек режимын кире кайтарырга чакырган. Тедрос Аданом Гебрейесус әйтүенчә, коронавирус йоктыручылар арасында хастаханәгә салынучылар һәм вафат булучылар янә ишәя.


Фикер өстәү