«Кара пулат» операсы янә тамашачы хозурына чыгарыла

Композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы янә тамашачы хозурына чыгарыла. Ул 12–13 августта Болгар шәһәрендә ачык һавада күрсәтеләчәк. Әсәр Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә кире кайта. Опера 2015 елда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә сәхнәгә куелган.

Премьераны 7 ел элек башкарган күп кенә артистлар хәзер дә уйнаячак. Арада яңа исемнәр дә бар. Төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис. Режиссер-куючысы – Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун.

Эльмир Низамов: «Мин һаман музыкаль театр турында хыялланам»

Исегезгә төшерәбез: операның нигезенә Тамерлан сугышчылары яндырган унике кыз турында татар риваяте салынган. Сәмәрканд әмире Тамерлан Бөек Болгарны алганда 12 кызны әсирлеккә төшерә. Шуның берсе – Болгар ханы кызы. Сугышчылар хан кызын, сөяркәсе итеп, Тамерланга китерергә тиеш була. Әмма алар кайсының хан кызы искәнен белми. Кызларны төрлечә газаплыйлар, әмма тугры ахирәтләр, Тамерланның сугышчыларын төрлечә алдап, хан кызын сатмый. Ләкин кемдер аның, янәсе, утта янмавы турында хәбәр тарата. Шуннан Сәмәрканд  әмире барлык кызларны ташпулатка ябып куя да, пулат тирәли утын өеп, ут төртергә әмер бирә…


Фикер өстәү