Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) барлык илләрне битлек режимына кире кайтырга өнди

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) барлык илләрне битлек режимына кире кайтырга өнди. Коронавирусның яңа дулкыны башлануга бәйле бу.

ВОЗ директоры Тедрос Аданом Гебреисус әйтүенчә, «омикрон»ның яңа штаммы бөтен дөнья буйлап тарала һәм чирләүчеләр саны көннән-көн арта. Инфекциянең көчәеп китүе сәламәтлек саклау системасына һәм табибларга зур йөк булып төшә. Ковидтан үлем-китем очраклары үсү дә күзәтелә икән.

Сүз уңаеннан, кичә Россиядә 4 июньнән соң беренче тапкыр чирләүчеләр саны күбәеп, тәүлегенә 4 меңнән узган. Мәскәүнең ковидка каршы оператив штабы белдергәнчә, инфекция йоктыру очраклары алдагы атнадагыга караганда 57 процентка арткан.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) барлык илләрне битлек режимына кире кайтырга өнди” язмасына фикерләр

  1. Надоело уже эти маски, какой толк от них, если эту заразу сами распростроняют, то по воздуху самолётами, то вертолетами

Фикер өстәү