«Омикрон»ның тагын бер үзенчәлеген ачыклаганнар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы  коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» башка төрләренә караганда тизрәк таралуы турында кисәтә. Оешма генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус Женевада узган брифингта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта „омикрон“ штаммы „дельта“га караганда тизрәк тарала дип раслый алабыз, прививка ясаткан һәм коронавирус кичергән кешеләрнең әлеге инфекцияне яңадан йоктыру ихтималы да бар», — дигән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.

  1. B.1.1.529 штаммы 20 ноябрьдә Ботсванада һәм Көньяк Африка Республикасында табылды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңа «омикрон» (грек әлифбасындагы 15нче хәреф) дигән исем бирде.

Фикер өстәү