Рөстәм Миңнеханов: «Водородны транспортта гына түгел, стационар объектларда да кулланырга мөмкин»

Татарстанның илнең водород энергетикасы флагманы булу мөмкинлеге бар. Бу юнәлештә беренче адымнарның берсе — җитештерүдә һәм транспортта водород ягулыгы элементларын киң кертү. Мондый фикерне «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышында «InEnergy» Мәскәү дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Кашин белдерде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

Кашин электр энергиясен генерацияләүнең яңа ысуллары һәм алымнары хәзерге икътисад өчен төп үсеш локомотивларының берсе булып торуын әйтте. Шундый технологияләрнең берсе водород ягулыгы элементлары белән бәйле.

«Хәзер илдә бу юнәлеш көчәя бара. Һәм сезнең республика, водород җитештерүче республика буларак, бу юнәлештә лаеклы урын алырга мөмкин. Татарстанның монда лидерлыкка чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Водородны транспортта гына түгел, стационар объектларда да кулланырга мөмкин», — дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Алексей Кашин.

Мәскәү кунагыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов водород технологияләрен массакүләм кертү өчен булган инфраструктураның әзерлеге һәм икътисади яктан максатка ярашлы булуы белән кызыксынды.

«Водородны каян алыйк? Әйе, Түбән Камада, „Казаноргсинтез“да водород станцияләре бар. Тик бөтен җирдә дә ул юк , хәтта бездә дә. <…> Водородны куллану өчен су транспортында чикләү чаралары кирәк яисә водород бәясе углеводородтан 20-30 процентка ким булырга тиеш», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Мондый ягулык элементларының потенциалы бар, әлбәттә, бигрәк тә коммерция транспорты сегментында. Бу тема буенча алга таба да эшләячәкбез», –  дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты дип яза Татар-информ.

 


Фикер өстәү