Санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка бер генә лагерь да ачылмаячак

Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли башламаячак. Бу хакта Хөкүмәте Йортында узган брифингтаРоспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Мондый нәтиҗәләрне шәһәр читендәге лагерьлар кебек үк мәктәп яны лагерьлары да әзерләргә тиеш. Шундый ук документлар палатка лагерьлары һәм балалар хезмәт лагерьларннан да таләп ителә.

«Су белән тәэмин итү чыганагына санитар-эпидемиология бәяләмәсен аерым рәсмиләштерү кирәк. Ул лагерь өчен конкрет булырга мөмкин, я лагерь торак пунктлардагы су чыганагыннан файдаланачак», — дип белдерде Патяшина.


Фикер өстәү