Казанда «Державин укулары» уза

Казанда «Державин укулары» уза. XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында Татарстан Президенты да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан үсеш кичерә, тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен зур проектлар тормышка ашырыла икән, монда фәннең, хокук һәм законнар эшчәнлегенең дә өлеше зур.

– Татарстанда тулы бер закон чыгару базасы формалаштырылган, ул хакимияттәге барлык тармакларның нәтиҗәле эшләвенә нигез булып тора. Шул ук вакытта республика үсешенең күпмилләтле һәм күпконфессияле характеры да исәпкә алына, – диде Татарстан Президенты.

«Державин укулары» конференциясендә хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү турында фикер алышалар. Катнашучылар алты секциядә эшләячәк, сигез «түгәрәк өстәл» узачак. Моннан тыш, катнашучылар өчен Петр Iгә багышланган Россия дәүләт хокукы тарихы буенча интеллектуаль уен һәм Россия юстиция беренче министры Гавриил Державинга багышланган ораторлык осталыгы бәйгесе уза.

«Державин укулары» фәнни-гамәли конференциясе Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты тарафыннан 2005 елдан бирле үткәрелә. Конференциянең максаты – Гавриил Державинның иҗатын өйрәнү,  мәдәният, хокукый нормалар, мәгариф һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу. Ел саен «Державин укулары»нда докладлар һәм фәнни эшләр белән 500ләп кеше чыгыш ясый.

 

 

 


Фикер өстәү