Путин Байден белән сөйләшәчәк

Россия Президенты Владимир Путин, ирешелгән килешү нигезендә, 16 июнь көнне Женевада Америка Кушма Штатлары Президенты Джозеф Байден белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Анда Россия белән Америка арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм алга таба аларны үстерү мөмкинлекләре, стратегик тотрыклылык проблемасы, шулай ук, коронавирус пандемиясенә каршы бергә көрәшүне, дөньяның кайбер төбәкләрендә низагларны җайга салуны кертеп, көн кадагына сугучы халыкара мәсьәләләрне карау күздә тотыла.


Фикер өстәү