Май аенда урамнан узып баручыны кыйнаган егетне тапканнар

Казанда май аенда урамнан узып баручыны кыйнаган егетне тапканнар.

Бу хәл 27 май төнендә Отрадная урамында булган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 37 яшьлек ир-ат белән өч яшь егет арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә, яшьләр ирне кыйнап ташлаганнар.

Низагка кергән 15 һәм 16 яшьлек егетләрне кайнар эздән кулга алганнар. Әмма аларның 20 яшьлек дуслары качып өлгергән. Егетне федераль эзләнүгә игълан иткән иделәр.

7 октябрьдә полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчене танышының фатирында тотканнар.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер егеткә 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


Фикер өстәү