Мария Крюкова: Ял итү урыннары халыкка ошый

«Урам» экстрим-паркы җитәкчесе Мария Крюкова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасында төзекләндерелгән ял итү урыннарын саклап тотарга кушуы күңелгә хуш килде, ди.

– Бездә яңа ял урыннары төзелеп тора. Әмма аңа сакчыл караш җитми иде. Бәлки, алга таба халык ял итү урыннарына игътибарлы булыр, – ди ул. –  Нинди генә парк булмасын, республика халкы аларны яратып өлгерде. «Урам» паркын гына мисалга алыйк. Көн саен биредә йөзләгән кеше спорт белән шөгыльләнә, – ди ул.

Мария Крюкова сүзләренчә, экстрим паркта шөгыльләнүче яшьләр арасында яңа спорт төрләрендә (ВМХ, скейтбординг, баскетбол 3х3) чемпионнар да бар икән. Без яшь буынны паркка тартып китерүебезгә шат, ди ул.

– Әлеге паркның нәкъ менә Татарстанда булуы – безнең өчен зур горурлык. Экстрим-парктагы видеолар интернетны шаулата. Күп кенә илләрдә яшәүчеләр, паркны күреп, үз фикерләрен язып калдыра. Араларында мондый җир барлыгына ышанмаучылар да бар. Безгә күпләр көнләшеп карый. Республикада яшәү өчен шартлар да, ял итү өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек, – ди Мария Крюкова.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты еллык Юлламасында «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләргә дә тукталды. Төзекләндерелгән ишегалларын, алардагы чисталык һәм тәртипне саклау – районнарның бурычы, диде.


Фикер өстәү