Суд ирне сигез айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Кама Тамагы районы прокуратурасы 51 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгаткан. Ир җинаять кодексының 117 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнә.
2021 елның ноябрендә ир-ат даими рәвештә бергә яшәгән хатынын кыйнап торган. Әлеге хәл Кама Тамагы районының Сөйки авылында булган.
Ир үз гаебен таныган. Суд аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә сигез ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.