Татарстанда көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, көчле җил көтелә. Төнлә 15-17 м/с, көндез аның тизлеге 16-21 м/секундка кадәр җитәчәк.

Төнлә явым-төшем көтелми, ә көндез көнбатыш районнарда бераз кар явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә –  4-9 градус салкын, урыны белән һава температурасы -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 0…-5 градус булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.


Фикер өстәү