Фәрит Мөхәммәтшин: “Коммерциясез оешмалар кешеләрнең ихтыяҗларын тизрәк күреп алуга ярдәм итә”

Иҗтимагый берләшмәләр белән иңгә-иң торып эшләү “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлегенә җәмгыятьтә килеп туган теге яки бу ихтыяҗны тизрәк күреп, аны кичемәстән хәл кылу мөмкинлеге бирә. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда республиканың коммерциясез оешмалары (НКО) һәм партия тарафдарлары белән очрашуда шулай дип белдерде. Ул коммерциясез оешмаларның бүгенге җәмгыятьне үстерүдә торган саен зуррак роль уйнавын искә төшерде. Алар дәүләткә җирле дәрәҗәдә килеп чыгучы проблемаларны тизрәк хәл кылуга ярдәм итә. “Бу очракта нәкъ менә иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар алга планга чыга (моны коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыять тагын бер кат раслады). Алар, күңеллләре кушканга буйсынып, ярдәмгә иң-иң мохтаҗларга булышлык итүне үз өстенә ала”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, килеп туган проблемаларны бик тиз күреп алу коммерциясез оешмаларны җәмгыятьнең “авырткан җирләрен” ачыклау эшендә “Бердәм Россия”нең алыштыргысыз союзнигына әйләндерә. Коммерциясез оешмалар белән хезмәттәшлек итү республика “бердәмроссиялеләре”нә гади кешеләр ихтыяҗларын үзвакытында канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.
“Уңай нәтиҗәләргә ирешү 2017 елда төбәк бүлеге тарафыннан коммерциясез оешмалар өчен үзләренең грант конкурсын булдыруга китерде”, – дип искә төшерде очрашуда катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә республикада социаль һәм партия проектларын тормышка ашырып килүче коммерциясез оешмалар ел саен барлыгы 35 миллион сумлык субсидия алып килә. Бу исә соңгы елларда коммерциясез оешмаларның 656 проектны тәкъдим итүенә китерде. Шуның 225е тормышка ашырылган да инде. 131 проект быел гамәлгә ашырылачак.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың сентябрь аендагы сайлауларга актив төстә әзерләнүен дә искә төшерде. Җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыннан башка гына сайлау кампаниясен уңышлы үткәреп булмый, диде ул.
“Татарстан Президентын сайлауда без сездән “Бердәм Россия” тәкъдим иткән кандидатураны хуплауны сораячакбыз. Чөнки безнең партия – “тере” партия, һәм ул чынбарлык нәтиҗәгә исәп тотып эшли. Федераль дәрәҗәдә дә безнең төбәк бүлеге күп кенә очракларда ил җитәкчелеге куйган максатларны тормышка ашырудагы уңышлары өчен үрнәк итеп куела”, – дип йомгак ясады сүзенә Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү