Алман илендә – «Татар язы»

Германиянең Бургхаузен шәһәрчегендә «Татар язы»н оештыручы милләттәшебез Разиф Хафизов, Казанда яшәүче абыйсына кунакка кайткач, редакциягә килеп чыкты.

– Очраклы гына «Ватаным Татарстан» газетасы кулыма килеп керде дә шунда әллә нәрсә булды: йөрәгем кысылып куйды. Үзе «Ватан», үзе «Татарстан». Исеме шулкадәр дөрес сайланган дип исем китте. Адресын карадым да аякларым үзеннән-үзе сезнең якка атлады. Мин инде сезнең белән күрешмичә китә алмас идем, – дип аңлатты ул үзенең бу адымын.

Улымны ташлап китә алмадым…

– Мин Үзбәкстанда туып үстем, – дип таныштырды ул үзе белән. – Әнием – Уфадан, әтием – Башкортстанның Туймазы районыннан. Мәктәпне тәмамлагач, үз көнемне үзем күрергә дип, Мәскәүгә чыгып киттем. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Спорт һәм мәдәният академиясенә укырга кердем. Ул арада өйләнеп, гаилә дә корып җибәрдем. Тормыш үз җилкәмдә бит инде. Финанс ягын кайгыртып, йортлар төзелешендә эшли башладым. Төзүче һөнәренең бик кирәкле икәнлеген аңлау миндә икенче югары белем алу теләген уятты. Инде яшәрлек акча эшләү, карьера мәсьәләсе дә хәл ителгән кебек иде. 2007 елда хатыным Аннага Германиядән чакыру килеп төште. Ул – немец милләтеннән, үзе Россиядә туып-үскән. Тарихи ватанына бик кайтасы килеп яшәде. Үземне нинди авырлыклар көткәнен белсәм дә, укуымны калдырып, эшемне ташлап, гаиләмә иярергә мәҗбүр булдым. Баладан аерыла алмадым чөнки. Гаилә тормышы гына барып чыкмады. Аерылыштык. Инде бөтенләйгә кайтып китәргә дип билет та алган идем. Аэропортка барырга вакыт җиткәч, уйланып утырам шулай: бердәнбер балаңны язмыш кочагына ташлап калдырасың инде, син нинди әти кеше, дигән уй йөрәкне телә. Түзә алмадым, калдым. Туган илгә илтергә тиешле билетымны стенага ябыштырып куйдым. Ул миңа хәзер дә, хәтерне яңартып, үземне аклап тору өчен кирәк. Балама булыша алдым, шөкер. Югары уку йортын тәмамлап, физиотерапевт булып эшли. Аралашып яшибез.

Татар булуым ярдәм итте

– Яшермим. Башта бик авыр булды. Әмма мин үз алдыма максат куйдым бит инде. Егет кешенең сүзе бер булырга тиеш. Ялгыз калу өстенә алман телен дә белмим бит әле. Аралаша да, эшкә дә керә алмыйм. Мондый авыр хәлдән чыгарга татар булуым ярдәм итте. Шулай бервакыт очраклы гына пиццериядә эшләүче төрек егетләре белән танышып киттем. Мөселман да булгач, хәлемә кереп, үзләренә эшкә чакырдылар. «Мин немецча сөйләшә белмим бит», – дип каршы килеп маташтым әле. «Башта кухняда гына эшләрсең. Эшли-эшли тел өйрәнү курсларына йөрерсең», – диделәр. Шулай иттем дә. Ярты көн эшлим, ярты көн тел өйрәнәм. Аннан үзләшеп киттем инде. Һөнәрләремне дә алыштыра башладым. Кабат төзелеш эшенә тартылдым. Хәзер мин үз һөнәрем буенча эшлим: мебель фабрикасында кухнялар җитештерәм. Яшәгән шәһәребез бик матур, кешеләре дә әйбәт.

Татар язы

– Мин сезгә үзем турында түгел, Германиядә яшәүче татарлар турында сөйләргә килгән идем бит әле, – диде Разиф Фәнилович, тормышы турында бер сулыштан сөйләп ташлагач. – Нинди генә җирләргә килеп чыксаң да, үз милләттәшләреңне очрату, аларның хәерхаһлыгын тою – гаҗәеп хис икән ул. Башта мин Франкфурт шәһәрендәге татарлар диаспорасы белән аралашып киттем.  Армиядә пешекче булып хезмәт итүем ярап куйды. Чаралар үткәргәндә татар ризыклары әзерләргә чакырдылар. Аннан төрле шәһәрләрдәге Сабантуйларда катнаштым. Берлинда да булдым. Бавариядә «Татар җәе», «Татар көзе» дип аталган бәйрәмнәргә йөрдем. Җәен – Сабантуй, көз көне гадәттә спорт бәйрәме үткәрәләр. Бу очрашулар минем күңелгә бәлзәм кебек булды.  Шунда башымда: «Ә нишләп әле җәй дә, көз дә бар, ә яз юк. Гадәттә татар төп бәйрәмен – Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрә бит», –  дигән уй кымырҗый башлады. Үзем яши торган шәһәрдә яз бәйрәме үткәрергә дигән карарга килдем, теләктәшләр дә таптым. Менә инде бу бәйрәмне җиде тапкыр үткәрдек. Германиядә татар диаспоралары төрле шәһәрләрдә эшләп килә. Кайвакыт каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килә. Мәсәлән, безнең төркемгә төрле илләрдән төрле милләт кешеләре җыела. Ә чараларның нигезендә барыбер татар тормышы ята. Татар уеннары уйныйбыз, татар ризыклары ашыйбыз, татар иле турында сөйләшәбез. Өчпочмаклар пешерергә инде ничә ел рус хатын-кызы ярдәм итә. Шулай итеп, мин башка ил, милләт кешеләренә татарлар турында сөйләргә тырышам, гореф-гадәтләрне күрсәтәм. Әйтергә кирәк, безне монда, Россиядән килгәч, барыбызны да диярлек руслар дип кабул итәләр, шулай гадәткә кергән. Татар милләтен белүчеләр, чыннан да, бик сирәк. Ә кем икәнлегебезне күрсәтәсе, белгертәсе килә. Шуңа күрә төркемдә башка милләт кешеләренең булуы, рус телендә сөйләшүебез начар түгел дип әйтәсем килә. Дөрес, кайберәүләр татарлар гына җыелып, татарча гына сөйләшеп утыруны хуп күрә. Алар да дөрес уйлыйлар, әлбәттә. Фикерләр күп төрле. Иң мөһиме, безгә бердәмлекне югалтмаска кирәк. Туган ил белән дә элемтәләр нык булсын дип тырышабыз. Үзем елга икешәр тапкыр кайтып йөрим. Мәскәүдә дә, Уфада да, Казанда да, Туймазыда да булам. Коронавирус кына азрак чабудан тартты. Инде хәзер эзләр суынмас дип уйлыйм.

Тарих эзләреннән

Разиф Фәнил улы чит илдә яшәсә дә, туган җире өчен файдалы эшләр эшләүдән туктамый. Сугыш эзләрен барлавы да – шуның бер дәлиле. Башта ул бу шөгылен әбисенең Берлинда үлеп калган туганы Шәехсалих Салихов турында мәгълүмат җыюдан башлый. Кызыл Хачка, Мюнхендагы Россия илчелегенә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә Лебус шәһәрендәге туганнар каберлегендә абыйсының исемен мәңгеләштерүгә ирешә. Тукталып калмый. Германиядәге архивлардан әтисенең туган җире Туймазы районыннан сугышка китеп, алман илендә башларын салган якташларын барлаган. Исемлек шактый саллы күренә. Димәк, күпме кеше бабаларының, әтиләренең, туганнарының каберләрен таба дигән сүз бит бу. Шундый матур уйлар белән милләттәшебез Туймазы якларына юл тотты. Уңышлар телик аңа.

 

 

 

 


Фикер өстәү