Шагыйрь васыяте. Муса Җәлилнең тууына – 118 ел

Биектау районы Алан-Бәксәр авылыннан Наил абый Кәлимуллинның редакциягә  килеп чыгу сәбәбе герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә бәйле булып чыкты.

Ике атна

– Еллар үткән саен, үткәннәр турында күбрәк уйланасың, күбрәк эзләнәсең. Муса Җәлил турында күп язылган инде. Минем әтием Григорий да (мулла кушкан исеме Гәрәй)  аның белән ике атна төрмәдә утырган. Күргәннәрен сөйләргә ярата иде ул. Әни генә: «Күп сөйлисең. Башыбызны төрмәгә тыкмасаң ярый инде», – дип сукрана иде. «Мәктәптә, урамда сөйләнеп йөрмәгез тагын. Әтиегезне төрмәгә утыртырлар», – дип, безне дә кат-кат кисәтте. Куркудандыр инде, күрәсең, балачакта әти сүзләренә артык игътибар да ителмәгән, истә калганнары бик аз, – дип, башта тыйнак кына моң-зарын сөйләп алды ул. Аннан истәлекләрен барларга кереште.

– Әсирлеккә эләгеп, бер карт немец хуҗалыгында эшләп йөргәндә, әтиемне төрмәгә утырталар. «Анда минем янга кара тутлы, матур гына бер кеше килеп сөйләшә башлады, – дип сөйли иде әтием. – Үзен Муса Җәлил дип таныштырды. Кайдан икәнлегемне сорады. Буа районы Адав-Толымбай авылыннан дигәч, авылыгызны беләм, сездән чыккан язучы да бар, диде. «Минем исән калуым икеле, мин – коммунист. Исән-сау котылсагыз, безне дә искә алыгыз, тормышның кадерен белегез. Мин дә белер идем», – дип кабатларга ярата иде.  Бик уйчан иде ул. Гел  күзләрен берәр ноктага төбәп, ишекле-түрле йөрде дә йөрде. Кем белә, күңелендә шигырь юллары туган чак булгандыр. Бәлки гаиләсе, кызы Чулпан, иле, халкы, иптәшләре турында уйлагандыр. Ә бәлки, әсирлектән котылса, киләчәк тормышын күз алдына китергәндер. Ике атналап вакыт үткәч, аны алып киттеләр. Безгә таба елмаеп борылган иде, күрәсең, саубуллашырга диптер инде, яңагына китереп суктылар. Шуннан соң мин аны күрмәдем. Безнең янга кайтармадылар.

Әтием шуларны да сөйләргә куркып яшәгән. Әмма Җәлил тормышын өйрәнүче белгечләр бу хакта белгәннәрдер, күрәсең. 1996 елда аны Казанга, герой-шагыйрьнең туган көнендә хатыны Әминә, кызы Чулпан һәм оныгы  белән очрашуга чакырдылар. Ураза вакытына туры килгән иде булса кирәк. «Кунаклар белән рәхәтләнеп утырып чәй эчәргә дә насыйп булмады инде, китәргә туры килде», – дип уфтаныбрак кайтып кергәнен хәтерлим. Шул очрашудан соң озак та үтми, әтием бакыйлыкка күчте.

Бер гомер

Ураза дигәннән, Наил абыйның әтисе Григорий – чуаш милләтеннән. Гомере буена ислам кануннары буенча яшәгән. Күргәннәре турында хәтта тыңлап кына утырсаң да, китап язарлык. Хәер андый китап бар да инде ул. Улы гаиләсе һәм туганнары өчен дип нәшер иткән.

Наил абый белән без әтисенең сугыш елларына кагылышлы мизгелләрне тагын бер кат яңартып алдык. Григорий Донбасс шахталарында эшләгән, шуннан армиягә алынган.  Немецлар басып кергәндә, Польша чигендә хезмәт иткән. Хурлыклы чигенү, иптәшләрен югалту ачысын мулдан татыган.

–  Әтием беренче көннәрдән үк әсирлеккә эләгә. Аларны товар вагоннарына төяп, Көнбатышка алып китәләр. Сөйләвенчә, анда утырып та, ятып та, хаҗәтеңне үтәп тә булмаган. Ашарга да бирмәгәннәр. Берничә көн барганнан соң вагоннарга тозлы балык ыргытканнар. Су бирмәгәннәр. Әтием ашамаган, түзгән. Ә ашаганнарның күбесе эче авыртуга түзә алмыйча, җан тәслим кылган. Лагерьга килеп җиткәч, аларга яп-ялангач калганчы чишенергә кушалар. Әтием – үзе Петров Григорий Павлович, үзе сөннәтле, аны яһүдләр белән бергә атарга хөкем итәләр. Мин татар дип, көчкә-көчкә үлемнән котылып кала ул. «Юк кына әйбер өчен дә кыйнадылар, аттылар», – дип искә ала иде лагерь тормышын. Соңрак  бер хуҗалыкта эшли башлый. Бәрәңге җыйганда, союзниклар самолеты шартлаткычлар ташлап китә. Берсе шартламый. Әтием, бу яхшы нәрсә түгел инде, кеше үтерер өчен дип, ала да артка таба ыргыта. Кирәк бит, ул немецлар өчен бик кирәкле торба өстенә килеп төшә, шартлый. Овчаркалар белән автоматлар аскан немецлар йөгереп киләләр дә: «Кем эше бу?» – дип сорыйлар. Әйтмәсәгез, һәр өченче кешене атабыз дип яныйлар. Берәү дә аңа төртеп күрсәтми, әмма кеше үтертеп булмый бит инде дип, әтием алга чыгып баса. «Мине ике катлы бинага алып менделәр. Беренче катта төрле биеклектәге дар агачлары, балаларга яраклысы да бар. Биегрәгенә күзем төште дә (әтием озын буйлы иде), монда мине асарлар инде, дип уйлап куйдым. Тик ышаныч соңгы чиккә кадәр кала икән әле ул. Мине эшләтүче карт немец та шунда булып чыкты. Ничек булды, шулай сөйләп бирдем. Теге немец та артык гаепләмәгән, ахры. Мине төрмәгә илтеп яптылар», – дип сөйли иде ул безгә.

Менә шунда Муса Җәлил белән күрешә дә инде ул. Улы әйтүенчә, исән-сау котылып кайткач, шагыйрь васыятен җиренә җиткереп үти. «Анда ачлык, әсирлектә булганнарны эзәрлеклиләр, төрмәгә утырталар, моннан китмәгез», – дип кыстасалар да, чит илдә калырга ризалашмый. Нишләтсәләр дә, илемдә үләм, дип кайта.

– Әтием рус, татар, чуаш, немец, француз, украин телләрендә җиңел аралаша иде. Чит телләрне әсирлектә өйрәнеп кайткан. Мин аның бу чаклы телне шул дәрәҗәдә ничек өйрәнә алганын хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Сәләте булгандыр, күрәсең, – дип искә ала Наил абый. – Бик матур җырлады, эчмәде, тартмады, биш вакыт намаз укыды. Тормышта ни бар, барысыннан да канәгать булып, гел шагыйрь васыятен искә алып яшәде.

Наил абый Кәлимуллин  Алан-Бәксәр мәктәбендә татар теле һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укыта. Мәктәптә ел саен герой-шагыйрьгә багышлап төрле чаралар оештыра ул. Анда шигырьләр сөйләнә, җырлар җырлана, видеоязмалар күрсәтелә.

– Ләкин күңелгә барыбер нидер җитми, – ди Наил абый. – Тарихны тагын да күбрәк, тулырак өйрәнәсе килә. Иң мөһиме, яшь буынга өйрәтеп калдырасы иде. Балалар бай тарихыбызны белмиләр, шуңа күрә горурлану хисе дә юк. Югыйсә, татар халкының байтак язучылары, шагыйрьләре сугыш ачысын үз җилкәләрендә кичергән бит. Берсе дә тез чүкмәгән, иҗат итүдән дә туктамаганнар. Ә без алар хакында бик аз беләбез.

 


Фикер өстәү