Татарстанда киләсе атна башында җылытачак

Иртәгә, дүшәмбе көнне һава температурасы -4 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәгенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -11..-16 градус, аязган вакытта -19..-24 градус булыр дип көтелә. Көндез һава температурасы -4 ..-9 градус булачак.


Фикер өстәү