Зеленский Путин белән бердәнбер шәхси очрашуы турында сөйләде

Владимир Зеленский  Россия Президенты Владимир Путинның 2019 елда бердәнбер шәхси очрашу вакытында аны Донбасста утны туктатырга чакыруы турында сөйләде.

«Мин аңа Минск килешүләренең барып чыкмаячагы турында әйттем… Ул һаман да утны туктату мәсьәләсен күтәрде… Мин инде тәгаен хәтерләмим, мине шәхси контактта нидер гаҗәпләндердеме. Чөнки бу гомумән башка тормышта кебек иде… Мин детальләрне хәтерләмим», — дип Зеленскийның сүзләренә өземтә китерә РИА Новости.

Путин белән Зеленский 2019 елда Париждагы «Норманд форматында»гы саммитта очрашканнар иде. Шул ук вакытта Россия лидеры ике яклы очрашуларда катнашты — Зеленский, Франция президенты Эммануэль Макрон һәм ул вакытта ФРГ канцлеры Ангела Меркель белән.


Фикер өстәү