Владимир Леонов: «Кайбер илләрнең «Киләчәк уеннары»н үзләрендә оештырасы килә»

Берничә ил «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын уздырырга теләк белдергән. Бу хакта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтте.

— Турнирны берничә ил уздырырга тели һәм бу ачылыш тантанасында бу хакта ачыктан-ачык әйтүчеләр генә түгел, — диде министр.

Әйтүенчә, кайберләре Уеннарны даими оештырырга теләк белдергән.

Владимир Леонов сүзләренчә, Казан ярышларны оештыру тәҗрибәсен киләсе оештыручыга тапшырырга әзер.


Фикер өстәү