«Хуш, авылым» премьерасыннан соң: хушлашыр вакыт җиттемени?

Авыл белән хушлашыр вакыт җиттемени? Тукта әле, кайчан гына мондагы һәр өйдә ут яна иде бит. Һәр мич торбасыннан төтен чыга иде. Киләчәккә өмет кая юкка чыкты соң? Камал театрында режиссер Айдар Җаббаров безне чынбарлыкның күзенә каратты.

Камал театрында чираттагы премьера – «Хуш, авылым» документаль спектаклен күрсәттеләр. Төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәзуллина, шулай ук яшь артистлар Фәннур Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева башкарды. Бу – яшь режиссер Айдар Җаббаровның Камал театрында куйган дүртенче спектакле.

– Мин, күп кенә яшьтәшләрем кебек, каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем. Еллар үтеп, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак, – дип сөйләде режиссер үзе.

Менә шул тетрәнү Айдар Җаббаровта татар авыллары, аның кешеләренең язмышы, үткәне һәм бүгенгесе белән танышу теләген уяткан да инде. «Хуш, авылым» – эзләнүләр нәтиҗәсе, чиста чынбарлык. Режиссер һәм аның командасы инде «бетеп баручы» 20дән артык авылда булган, дистәләгән интервью эшләгән. Режиссер сүзләренчә, юлларында кешеләрнең гаять төрлеләре очраган: кемдер ялгызлыкның, үзгәртеп булмаслык тормыш шартларының колына әверелгән, кемдер ташландык йортлар арасында берүзе утырып калган, кемдер нәселе, тамырлары турында сөйләргә тартынган, ә башкалар җентекләп сөйләп биргән.

Кил, утыр, сөйләшик әле…

Авыл – әдәбиятта иң киң колач җәйгән темаларның берсе. Айдар Җаббаров, спектакльләрендә матур әдәбиятка еш мөрәҗәгать итүче режиссер буларак, «Хуш, авылым»га да барыбызга диярлек таныш герой һәм язмышларны кертеп җибәргән. Монда – авыл җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевкә дә, заман проблемаларына сизгер Туфан Миңнуллинга да, Рөстәм Галиуллинның «Дан», Габделхәй Сабитовның «Айбаш» хикәяләренә дә урын табылган.

Бу хикәяләрдән өзекләр озын монологлар белән чиратлашып бара. Бу урында режиссерның осталыгын билгеләп үтәргә кирәктер. Спектакльне театрның Кече залында күрсәттеләр. Тамашачы залы белән сәхнә тоташкан кебек иде: анда да шул ук урындыклар, ләкин кайсы кырылып, кайсы ертылып беткән. Син – журналист, ә синең каршыңдагы герой – респондент. Ул сөйли, ә синең башыңда берсе артыннан берсе сорау туа. Син аларны яңгыратырга өлгермисең дә – әңгәмәдәшең, үзе сине аңлагандай, аларга бәйнә-бәйнә җавап бирә. Син инде реаль чынбарлыктан төшеп калып, каядыр коры утын гына җылыта торган авыл клубында 95 яшьлек бабай белән сөйләшеп утырасың. Барыбыз да белгән, күргән образларны сурәтләүдә вербатимны сайлау  бик уңышлы булган, минемчә.

Монолог (ә синең эчтә – диалог) тәмамлана. Каршыңда утырган бабай (Эмиль Талипов) кинәт кенә колхозга керергә өндәүчегә әйләнә. 360 градуска әйләнүче сәхнә белән башка чорга күчәсең. Аннан тагын монолог. Бүгенге һәм үткән – аз гына да күпертелмәгән, ничек бар – шулай. Актерлар да уйнамый кебек, битләрендә тамчы да грим юк, ә шулай да, бу бит – фәлән абый, бу бит – фәлән апа, дип утырасың. Авылга кайтасы, анда яшәүчеләр белән туйганчы сөйләшәсе килә башлый.

Җырлар. Монда яңгыраган һәр җыр, һәр көй таныш. Геройларның барысы да тальян суза. Төймәсенә баскан саен, моң, сагыш, сагыну тоташ өмет дулкыны ишелә. Өмет. Айдар Җаббаров бетеп бара торган авылларны гына түгел, шундый авылларда калган бөртек кадәр булса да өметне дә күрсәтте. Аның геройларының зары күп, сөйләп бетергесез, тик алар шөкер итә. Барысы да шөкер итә белә. Авылларыбыз белән бергә, яшәү көче, өмет тә бетсә, кешелекне нәрсә яшәтер соң?

«Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз», – ди Айдар Җаббаров. Тамашачының эчке дөньясын, хисләрен яхшы белүче, аңлаучы режиссер ул. «Хуш, авылым» кешене үзенә «йота» да ике сәгать буена беркая  чыгармый. Тагын шуны әйтергә кирәктер: без караганы – спектакльнең беренче өлеше генә. Икенче өлеше соңрак күрсәтеләчәк. Тагын нинди язмышлар белән танышып, нинди сорауларга җавап алып кайтырбыз – әлегә анысы  билгесез.

Лилия Гыймазова

Фото: kamalteatr.ru

 


Фикер өстәү